Тикмәгә түгелдер
Тикмәгә түгелдер Очрашмый тикмәгә кешеләр Бик азга, булсын ул бер мизгел. Кемнәрдер җаныңны боз итеп, Күзеңне ачалар бик җиңел. Кемнәрдер көләргә өйрәтә, Яшәүнең ямьнәрен аңлатып. Иңнәрен иңнәргә куя да, Куенына кыса ул яратып. Очрашмый тикмәгә кешеләр, Бик азга, булсын ул бер мизгел. Кемнәрдер минутлык булганда, Кемнәрдер үзләре бер гомер. Һәр кеше ни генә булса да, Калдыра йөрәгең түрендә. Югалту, шатлыклар аркылы Үтәбез тормышның үренә. Очрашмый тикмәгә кешеләр, Тикмәгә түгелдер бер ни дә. Кемнәрдер тик эзен калдыра, Кемнәрдер мәңгелек күңелдә. (Айгөл Вәлиуллина)