Үткәннәргә ашкына күңел...
Үткәннәргә ашкына күңел... Тузганактай очып китте гомер, Югалды ул үткән елларда. Әйләндереп карар идем берәм-берәм, Мөмкин булса икән карарга... Хатирә төймәләрен саныйм, Һәрберсе бит аның-бер мизгел. Очар коштай үткәннәргә Ашкына һаман күңел. Бакча арты су буйлары Челтерәп ага Каран чишмәсе. Соңарсаң кичен, каршы ала Әниемнең кырыс шелтәсе. Дөньяларны онытып, чоңгылларга Ташланырга әзер чакларым. Киләчәкне ак хыялга төреп, Тормыш буйлап кыю атладым. Үткәннәргә,әй,ашкына күңелем, Сагынамын сихри мизгелне. Яшьлектәге шаян,чая кызчык, Миндә һаман яши бит әле... Ризидә Шутова