Кеше ни әйтер дип курыкмыйм мин,
Кеше ни әйтер дип курыкмыйм мин, Кеше өчен түгел тормышым. Гомер елгам - гади генә елга, Тик үзенчә аның агышы. Талгын гына ага...Аның үз моңы, Үз сагышы... Йөрәк тибеше. Үз шатлыгы, бәхет - куанычы, Үз сукмагы аның... Үз эзе. Таш атсалар, чүп ташласалар да , Суы аның һич тә пычранмый. Киресенчә, ул сафлана гына, Тик чистара гына...Болганмый. Язгы ташкын гына елгам суын Ярларыннан әзрәк чыгарса да, Ярны җимерми ул... Бик тиз урынына кайта, Хисләреннән ярсып алса да. Юлларында булган каршылыкны Тик үз көче белән җиңә ул. Зарланмыйча, үртәлмичә генә, Барлык сынауларны үтә ул. Талгын гына ага гомер елгам, Үз сукмагы аның...Үз моңы. Үз бәхете, шатлык- куанычы, Үзе генә белгән моң-зары... Рүзилә Гатауллина