Перейти к содержимому
Максиметер

Атылды, сызылып атылды

Атылды, сызылып атылды Күкләрдән иң серле йолдызым. Яктырып кабынам дигәндә Яңарды кабаттан сагышым. Тибрәнде күңелем кыллары, Өзелде ышаныч җепләре. Сүрелеп күмергә әйләнде Йөрәкнең ялкынлы хисләре. Атылды, никләргә атылды Күкләрдән иң якты йолдызым. Җавапсыз калынган бу сөю Булсын ла иң соңгы ялгышым. Гөлзадә Сафина

1 542 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

7 325 подписчиков · Развлечения

Ещё по теме «Развлечения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.