📿 Тәсбих әйтү — 19 июня 2026 г. в 11:53:46.064
📿 Тәсбих әйтү 🔸“Сүбхәналлааһ” дию - Аллаһ Тәгаләне барча кимчелекләрдән пакьлау димәктер. 🔸“Сүбхәналлааһи үә бихәмдиһ” - бер көн эчендә йөз тапкыр әйткән кешенең гөнаһлары диңгез кебек күп булса да, кичерелер. 🔸"Сүбхәәнәл-галиййил-әгълә сүбхәәнәһүү үә тәгааләә"- бу тәсбихны Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм яратып әйтә торган булган. 🔸“Ләә иләәһә илләә әңтә сүбхәәнәкә, иннии күңтү минәззаалимин" бәла-казага тарыган кешегә бу тәсбихны күбрәк әйтергә киңәш итәләр. 🔸"Сүбхәәнәллааһи вә бихәмдиh" - бу тәсбихны әйткән кеше өчен җәннәттә бер хөрмә агачы утыртыла. 🔸«Әллааһү әкбәр» дигән кәлимәне әйтү - тәкбир була. Тәкбир - гади сүз тезмәсе генә түгел, ул үлчәүдә савабыбызның авырлыгын тәэмин итүче әҗеребез. Ул - без бәндәләрне иң авыр, иң өметсез хәлдә коткаручы сүздер. ✅ Хәмед хакында: “Әлхәмдүлилләәһ" дию - Аллаһ Тәгаләгә хәмед, ягъни мактау әйтү. Аллаһка хәмед әйтү дөнья нигъмәтләре бирелүдән яхшырак, чөнки хǝмеднең савабы юкка чыкмый, дөньяның әйберләре исә мәңге түгелдер. 📿 Зикернең афзалы - ләә иләәһә илләллааһ, 🤲 доганың афзалы - әлхәмдүлилләәһ. ✅ Шәүәл вакытында алты көн буена теләп ураза тоту турында: Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: "Рамазан аенда тоткан ураза, шәүәл вакытында алты көнне дә кушып, өзмичә тоткан уразага тиңләшә". (Мөслим). ✅ Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне теләп ураза тоту хакында: Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: "Кешеләрнең кылган гамәлләре дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Аллаһ каршында кабул була, шуңа күрә мин кылган гамәлләремне ураза тоткан вакытта кабул булуын телим". (Мөслим). ©«Иманлы Гаилә», №6, июнь 2019

