Октябрьский шәһәренең тагын ике укучысы рус теленнән 100 балл җыйган — 18 июня 2026 г. в 15:50:01.403
Октябрьский шәһәренең тагын ике укучысы рус теленнән 100 балл җыйган 3нче гимназиядән Галина Сафина һәм 10нчы мәктәптән Эмилия Гафиятуллина рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл алган. 3нче гимназиянең унберенче сыйныф укучысы Галина Сафина — «Укуда аеруча уңышлар өчен» медаленә һәм кызыл аттестатка кандидат, рус теле һәм математика буенча Бөтенрусия олимпиадасының мәктәп этабы призёры, математика һәм инглиз теле буенча олимпиадалар катнашучысы. 10нчы мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Эмилия Гафиятуллина — «Укуда аеруча уңышлар өчен» II дәрәҗә медаленә кандидат, инглиз теле буенча Бөтенрусия олимпиадасының муниципаль этабы призёры, рус һәм инглиз телләре буенча олимпиадалар катнашучысы. Фото шәһәр мәгариф бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде.

