Бүген III Бөтенрусия балалар фольклориадасының эшлекле программасының төп вакыйгасы «Фо... — 25 июня 2026 г. в 11:49:52.299
Бүген III Бөтенрусия балалар фольклориадасының эшлекле программасының төп вакыйгасы «Фольклор һәм балалар: традицияләр аша бердәмлеккә» фәнни-гамәли конференциясе узды. ✅ "Торатау" конгресс-холында узган чарага бөтен илдән әйдәп баручы белгечләр җыелды. Алар арасында балалар фольклорын һәм Русия халыклары фольклорын тикшерү белән шөгыльләнүче фән докторлары, шулай ук үз төбәкләрендә балалар белән эшләүче практиклар булды. Конференциягә Мәскәү, Брянск, Мурманск, Пенза, Курск һәм Калуга өлкәләреннән, шулай ук Татарстан һәм Удмуртиядән галимнәр килде. Моннан тыш, Башкортстанның 200дән артык фольклор коллективлары җитәкчесе чакырылган иде.

