Кура җиләгеннән тәмле кайнатма — 7 июля 2026 г. в 12:05:39.786
Кура җиләгеннән тәмле кайнатма Бакчаларда кура җиләге өлгерә башлады. Тәмле кайнатма пешерәбезме? Кирәк: 1,5 кг кура җиләге, 1,5 кг шикәр. Җиләкләрне чүп-чардан (яфраклар, корткычлардан) чистартабыз. Аларны су белән бөркеп алабыз да дуршлагка салып саркытабыз. Кайнатма әзерләнәчәк савыт-сабага шикәр комының яртысын, аның өстенә бөтен килеш җиләкне салабыз. Калган шикәрне җиләк өстенә җәябез. Булачак кайнатманы шушы савытында 5-6 сәгатькә сок чыгарыр өчен калдырабыз. Гадәттә, бу эшне төнгә каршы эшлиләр. Икенче көнне иртән сүрән утта шушы массаны кайната башлыйбыз. Җиләкләр бөтенлеген югалтмасын өчен, акрын гына болгатабыз. Шикәр эреп беткәч, утны беразга гына көчәйтәбез. Кайнатма кайный башлагач, тагын 5 минут утта тотабыз. Барлыкка килгән күбекне җыеп торырга онытмагыз! Банкаларга әзер кайнатманы тутырабыз да, капкач белән каплап, саклауга куябыз.

