🩺 Башкортстанда Русиядә беренче медицина роботы барлыкка килде — 9 сентября 2026 г. в 05:53:23.068
🩺 Башкортстанда Русиядә беренче медицина роботы барлыкка килде ✅ Ул кан компонентларын күчереп салуны башкара Яңа технологиянең эшли башлавы турында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. ✅Элегрәк мондый эшне аерым хезмәткәр башкарса, хәзер аны робот башкара алачак. Министр сүзләренчә, бу процессны тизләтергә һәм медицина хезмәткәрләренең вакытын башка эшләргә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк. ✅Башкортстанда санлы технологияләрне медицина өлкәсенә ун елдан артык вакыт дәвамында кертәләр. Бүген биредә электрон медицина карталары һәм рецептлар, телемедицина, робот-хирурглар кулланыла, ә ясалма интеллект табибларга рентген сурәтләрен анализларга ярдәм итә.

