Хәбировның оперативкасын карамый калдыңмы? Һәркемне борчыган яңалыклар ❓ — 14 июля 2026 г. в 06:24:02.582
Хәбировның оперативкасын карамый калдыңмы? Һәркемне борчыган яңалыклар ❓ ❓ Радий Хәбиров хөкүмәткә бензин буенча вәзгыятьне аерым контрольдә тотарга һәм бу мәсьәлә белән даими шөгыльләнергә кушты; ❓ Минегали Шәйморатов исемендәге волонтерлык штаблары махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 19 меңнән артык мөрәҗәгать кабул итте. 2025–2026 елларда гына ярдәм 5728 гаиләгә күрсәтелгән. Штаблар 2022 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге базасында оештырылган; ❓ Башкортстан Башлыгы медикларның тупаслыгыннан һәм дорфалыгыннан ризасызлык белдерде. Мондый очраклар өчен сәламәлек саклау министры җавап бирәчәк; ❓ Радий Хәбиров авыл хуҗалыгын ягулык белән тәэмин итүне аерым контрольдә тотарга кушты. Эре предприятиеләрне вәзгыять кагылмаган, әмма шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ягулык белән тәэмин итүдә сораулар кала; ❓ Башкортстанга туристлар агымы 9%ка арткан. 2025 ел нәтиҗәләре буенча республикага 2,5 миллион кеше килгән; ❓ Башкортстан Башлыгы Р-240 трассасын яктырту мәсьәләсен тәнкыйтьләде. Әгәр проблеманы бетермәсәләр, ул Тикшерү комитетына һәм прокуратурага мөрәҗәгатьләр әзерләргә кушты; ❓ «Иннопром» күргәзмәсендә Башкортстан ике миллиард сумлык килешүләр имзалады; ❓ Соңыннан яхшы яңалыклар турында. Фельдшер Анна Красуцкаяны Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Ул коткаручылар белән бергә, катлаулы табигать шартларына карамастан, кыядан егылып төшкән ир-атны барып тапкан һәм аның гомерен саклап калган.

