💥Төрекмәндә бик тиздән балалар өчен уен мәйданчыгын үз эченә алган зур булмаган сквер ... — 31 июля 2026 г. в 07:40:21.515
💥Төрекмәндә бик тиздән балалар өчен уен мәйданчыгын үз эченә алган зур булмаган сквер барлыкка киләчәк. 🗣Шәһәр тормышы һәм аның эшчәнлеге, алда торган проблемалар һәм яшәүчеләрне борчый торган сораулар – боларның барысы турында ачыктан-ачык сөйләшү мәйданчыгын хәтерләтүче традицион чара быел Төрекмәндә старт алды. Халык белән хакимият башлыгы урынбасары Константин Герман җитәкчелегендәге мәгълүмати төркем очрашты. Үз бистәсе өчен янып-көеп яшәүче халык сорау артыннан сорауны яудырды. 🏥 «Медпункт юк. Яшь гаиләләр арта, балалар туа. Олы яшьтәге кешеләр шактый. Элементар система алырга яки укол ясатырга шәһәр поликлиникасына бару эш түгел...» 1нче поликлиника мөдире Оксана Сарычева җавабыннан аңлашылганча, моннан берничә ел элек ябылган бина нормаларга туры килмәгән, кадрлар кытлыгы да күзәтелә. Әмма әлеге сорау контрольдә, урта медицина персоналы барлыкка килү белән дә бу мәсьәлә өстәмә каралачак. Бистәдә бомжлар җыела торган буш йортлар барлыкка килгән. Полиция хезмәткәре Айнур Вәлиев имин булмаган адресларны контрольгә алды. Хокук сакчылары милекчеләр белән элемтәгә керәчәк һәм чаралар күреләчәк. ⚽Футбол кырында спорт белән шөгыльләнүчеләр шактый булуы, әлбәттә, яхшы күренеш. Тик менә ятьмә аша очып узган тупларның шәхси ихаталарга еш эләгүе бер дә шәп түгел. Әллә спортчылар нык тибә, әллә ятьмә таррак эленгән... 🎥Пионер һәм Мәчет урамнары киселешендә барлыкка килгән чүплекләр дә Төрекмән халкын бизәми. Мондый тискәре күренешләргә халык үзе үк чик куя ала: хокук бозуларны теркәү һәм соңыннан тәрбиясез күршеләрне штрафка тарту өчен видеокүзәтү камералары урнаштыру да җитә. 💰«Нур» клубы ясалма яктыртуга гына мохтаҗ түгел. Авыш территория, тузган асфальт катламы, янәшәдә парковка булмавы – болар барысы да зур чыгымнар таләп итә. Әмма бу мөмкин. Өлешләп булса да эшне башлап җибәрергә яшәүчеләрнең теләге һәм аларның Җирле инициативаларга ярдәм программасына кушылуы да җитә. Төрекмәнлеләр тузган күперләргә, чаган баскан юлларга, суүткәргечләрне ремонтлаганнан соң җир эшләренең ахыргача башкарылмавына, бистә урамнарында транспорт тарафыннан тизлек режимы сакланмавына, 13 һәм 14нче автобусларның маршруты халык мәнфәгатьләренә туры килмәвенә зарланды.

