Октябрьскийда «Карбыз бәйрәме» гөрләп узды! 🍉Шәһәребездә мөмкинлекләре чикле кешеләр ө... — 19 августа 2026 г. в 12:59:16.899
Октябрьскийда «Карбыз бәйрәме» гөрләп узды! 🍉Шәһәребездә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ел саен үткәрелүче «Карбызфест» быел тугызынчы тапкыр оештырылды. Башта ул шәһәр күләмендәге вакыйга буларак кына планлаштырылган булса, бүген инде аның даны республикабызга таралды — бәйрәмгә Октябрьскийга якын урнашкан шәһәрләрдән һәм районнардан инвалидлар җәмгыятьләреннән зур коллективлар килә. Быелгы чара Русия халыклары бердәмлеге елына һәм Башкортстан Республикасында Гаилә елына багышланды. Бәйрәмнең иң матур мизгелләре: Дуслык әйлән-бәйләне: Шаян алып баручылар төрле милләт вәкилләрен бердәм түгәрәккә тупладылар, уртак биюләр һәм җырлар аша туганлык хисләрен ныгыттылар. Уеннар һәм иҗат: Катнашучылар традицион карбыз шахматында көч сынашты, төрле конкурсларда актив катнашты һәм фотозонада истәлекле кадрлар ясады. Карбыз темасына оригиналь костюм авторлары да бүләкләрсез калмады. Табынның күрке: Әлбәттә, бәйрәмнең төп сый-нигъмәте — тәмле исле, буй-буйлы баллы карбыз булды. Фотолар Милли мәдәниятләр үзәге битеннән

