Октябрьский егете Словакиядә Башкортстан данын яклый! ⚡ — 18 августа 2026 г. в 13:29:25.802
Октябрьский егете Словакиядә Башкортстан данын яклый! ⚡ Словакиянең Братислава шәһәрендә спорт көрәше буенча U-20 яшьләр арасында дөнья беренчелеге бара. Ярышларның икенче көнендә грек-рим көрәшендә безнекеләр дә чыгыш ясый. Русия җыелма командасы составына Октябрьскийның нче олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Илья Кандалин керде. Спортчы 55 килограммга кадәрге авырлык категориясендә бил алыша, аның остазы — тренер Алексей Зиманов. Ярышлар барышында Илья 1/8 финалда уңышлы старт ясады һәм Германия вәкиле Вёрнерны зур өстенлек белән — 7:0 исәбенә җиңде. Чираттагы этапта, чирек финалда, язмыш аны Азәрбайҗаннан булган көндәше белән очраштырды. Көндәше бик көчле булып чыкты, шулай да Илья лаеклы көрәште, әмма 4:2 исәбенә оттырды. Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский үзенең социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, алда безнең спортчыны тагын бер мөһим сынау көтә — ул бронза медаль өчен көрәшәчәк! Аңа уңышлар телик! ➡ Ярышларның турыдан-туры трансляциясен сылтама буенча карарга мөмкин: https://vk.ru/uww_tv 📷 Фото: БР Спорт көрәше федерациясе битеннән

