АВГУСТЛАШЫП БАРА ГОМЕР... — 24 августа 2026 г. в 11:27:00.390
АВГУСТЛАШЫП БАРА ГОМЕР... Августланып бара көннәр... Августланып... Сентябрьгә юлланалар каудырланып. Ишетмиләр кебек җәйнең пышылдавын, Яшьләренә буыла-буыла сулкылдавын. Көн уйламый киләчәктә ни күрәсен, Адымының минутларны үтерәсен... Әмма көнне ымсындыра алда нидер... Һәр көн - сабый... Алданасын бик белмидер... Көн гомере шигрин күндәй - бара кимеп. Һич булмастыр бу үлемсез төнне җиңеп... ... Дөм кара төн ярасыннан таң саркуы - Җавап тапмастай сорауга җавап ахры... Августлашып бара гомер... Августлашып... Язлы, җәйле чагы белән саубуллашып... Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА

