Үзәк мәйданда «Тарих, чәчәкләр һәм китаплар» дип исемләнгән фестиваль зур колач белән у... — 28 августа 2026 г. в 06:43:15.963
Үзәк мәйданда «Тарих, чәчәкләр һәм китаплар» дип исемләнгән фестиваль зур колач белән узды! 🌿 27 августта гаилә тамырларына, яраткан китапларга һәм иҗатның җылы атмосферасына бәйле чара оештырылды. 📜Милли мәдәниятләр үзәге уздырган «Бер агачның яфраклары» остаханәсендә катнашучылар мавыгып нәсел шәҗәрәсен төзеде — тамырларын эзләде, гаилә тарихлары белән уртаклашты. Янәшәдә генә шәҗәрә эшләре күргәзмәсе урнашкан иде . Ә шәҗәрә төзү буенча мастер-классны Милли мәдәниятләр үзәге директоры Гөлназ Сәхәбетдинова үткәрде.

