Бер атнасы узып китте көзнең, — 7 сентября 2026 г. в 07:31:19.210
Бер атнасы узып китте көзнең, Ләкин җәй кулында дилбегә. Әле һаман җылы тора көннәр Димәк көз дә җәйгә «бил бөгә». Җәй белән көз бәлки көннәр белән Кайчак алыш-биреш итәдер. Көз августны бераз салкынайтып, Хәзер бурыч түләп, көтәдер? Әллә жәйгә гашыйк булганмы көз, Шуңа җылы хәттә иртәләр. Озаккамы иләс-миләслеге, Ул соң җәйне күпме иркәләр? Авыл кешеләре, игенчеләр Бик тә риза мондый дуслыкка. Һич зарланмый уңыш җыя алар Аяз, матур көннәр юклыкка. Иртә салкыннарны хупламыйбыз Яңгырлар бик кирәк, әлбәттә. Һава торышында ни булса да Булсын бар да фәкать әйбәткә. Фәнүс ХӘЙРУЛЛИН

