😢 Хәвеф-хәтәр: Октябрьскийда янгында ир-ат һәлак булган
😢 Хәвеф-хәтәр: Октябрьскийда янгында ир-ат һәлак булган 16 сентябрь төнендә Мулла бистәсенең Матросов урамында ут чыккан. Нәтиҗәдә бүрәнәле йорт һәм сарай янган. Кызганычка, утны сүндерү барышында 74 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган. Янгын сәбәбе һәм матди зыян ачыклана. ❗Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә: фаҗигагә юл куймас өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез — ягылган мичләрне һәм кабызылган электр җиһазларын караучысыз калдырмагыз, ятакта тәмәке тартмагыз, электр үткәргечләрнең төзеклеген күзәтеп торыгыз. Янгын чыкса, кичекмәстән 112 телефонына хәбәр итегез. Фото: БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төркеменнән.