🍒🥔🥕🍯Балан, гөмбә, кабак, кәбестә, хуш исле бал, сөт ризыклары, ипи-күмәч эшләнмәләр...
🍒🥔🥕🍯Балан, гөмбә, кабак, кәбестә, хуш исле бал, сөт ризыклары, ипи-күмәч эшләнмәләре, балык, тирес, түкләнгән салам – ни телисең, бар да бар. Бүген Октябрьскийда көзге ярминкәләр старт алды. 🧅🧄🍎🌱Совет мәйданында тезелеп киткән лавкалардан казылык, күмәртәләп суган, консервланган продуктлар, түтәлдән җыеп алып килгән җиләк-җимешнең үзен генә түгел, үсентеләрен дә сатып алырга мөмкин булды. 💬- Бик тәмле. Үзебезнең бакчада үстердек. Бер бозыгы да чыкмады, - дип мактап сатты бәрәңгесен Туймазы районыннан килгән Фәүзия апа. 🌧 Бозылып киткән һава торышы да киртә була алмады. Сатучылар кайтып китәргә ашыкмады. Алучылар исә күңелләренә хуш килгән тауарны сайлады.