Соң булса да — уң булсын
Соң булса да — уң булсын 🇷🇺 Спорт сараенда урнашкан 518нче сайлау участогы ябылырга санаулы минутлар калганда Гөлназ Сәйфетдинова Дәүләт Думасы депутатлары сайлауларда үз тавышын бирергә өлгерде. — Эш шунда ки, машинам шәһәр читендәге автосервиста ремонтта иде. Паспортым транспорт эчендә калган. Шушы арада гына машинамны барып алдым да гражданлык бурычымны үтәргә килдем. Чөнки илебезнең киләчәге үзебездән тора. Русиянең һәр гражданины тавышы әһәмияткә ия. Балаларыма да кечкенәдән үрнәк күрсәтәм, барлык сайлауларга бергә йөрибез. Бу гаиләбезнең традициясе, — дип сөйләде ана кеше. Әлеге тарихи вакыйганы истәлеккә калдырып, ул кызлары белән бергә фотога төште.