🎉 Гомер бәйрәмнәрен сайлау комиссиясендә үткәрделәр
🎉 Гомер бәйрәмнәрен сайлау комиссиясендә үткәрделәр 🥳 551нче сайлау участогы комиссиясе әгъзалары Тамара Гарипова һәм Екатерина Королева туган көннәрен эш өстендә каршылады. Әлеге комиссия составында алар дүртенче ел хезмәт итә. Моннан тыш, икесе дә хакимиятнең җир-милек мөнәсәбәтләре идарәсендә көч куя. 💬 — Тыныч, уңайлы мохиттә эшлибез. Комиссия коллективы дус-тату, безне матур итеп котладылар, җылы теләкләр җиткерделәр. Сайлаучылар да ачык йөзле, ихтирамлы мөнәсәбәтләре сизелеп тора. Зур гражданлык җаваплылыгын күрсәтеп, сайлауларда актив катнашалар, — дип билгеләде алар. 🥳Беренче мәктәптә урнашкан 527нче сайлау участогы комиссиясе рәисе урынбасары Станислав Тюрин да 45 яшьлек юбилеен эш урынында билгеләде. 💬 — Комиссия буенча хезмәттәшләрем җылы тәбрикләде. Истәлеккә фото ясап, янә эшебезгә керештек. Әлеге участокта мин унынчы ел эшлим. Сайлаучылар беренче көннән үк активлык күрсәтә, — дип белдерде Станислав Валерьевич. #ЕДГ2026 #БашкортостанВыбирай2026 #ГолосМедиаСообществ2026