Люция Зәки кызы Хуҗиева Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан иң өлкән кешеләрн...
Люция Зәки кызы Хуҗиева Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан иң өлкән кешеләрнең берсе. Аңа – 92 яшь. Хезмәт ветераны Московка бистәсендә күптән түгел генә үз ишекләрен ачкан өр-яңа клубта тавыш бирде. - Гомер бакый сайлауларда катнашам. Бүгенге вакыйгага да бары тик изге теләкләр алып килде. Ил-көннәребезгә тынычлык, патшаларыбызга акыл һәм зирәклек телим. Сугыш афәтләре тизрәк тәмамланып, улларыбыз исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтсын. Украина җирендә бара торган кораллы низаг безнең гаиләне дә читләтеп узмады. Шуңа күрә кадерле кешеңне ут эченнән көтеп алуның никадәр газаплы һәм кадерле хис икәнен яхшы аңлыйм, - диде Люция Зәки кызы. #ВыбираемВместе #ЕДГ2026 #БашкортостанВыбирай2026 #ГолосМедиаСообществ2026