🎓 Бүген Туймазы медицина көллиятенең Октябрьский филиалына укырга кергән яшьләрне студ...
🎓 Бүген Туймазы медицина көллиятенең Октябрьский филиалына укырга кергән яшьләрне студентлар сафына тантаналы кабул иттеләр 🎤 Булачак медикларны якташыбыз, Русия Герое Степан Беловның әнисе Тамара Белова сәламләде. Бәйрәм җырлы-моңлы, гаять җылы мохиттә үтте. Сәхнәдә осталыкларын беренче курс студентларыннан тыш икенче һәм өченче курс егетләре-кызлары да күрсәтте. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алды. Көллият укытучысы, алып баручы Римма Шакирова башкаруындагы җыр аеруча күңелләргә хуш килде. 💬 Быелгы уку елында көллияткә биш төркем студентлар кабул ителгән. — Сезнең өчен бу чор — мавыктыргыч, әмма шул ук вакытта бик катлаулы да. Теорияне практика белән яраштыру, авыр фәннәрне үзләштерү җиңел булмас. Нәкъ менә шул вакытта сезнең янда педагогларыгыз булыр. Алар — сезнең беренче киңәшчеләрегез, ярдәмчегез һәм таянычыгыз, — диде алып баручы укытучылар белән таныштырып. 📘 Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле ахырда булды. Төркем старосталарына тантаналы рәвештә студент билетлары тапшырылды. Аннары беренче курслар бердәм булып медицина көллияте студенты антын кабул итте. 📸 Фото: Гүзәл Галимова 🎥Видео: Ангелина Голубь