🎖 Йөрәк җылысын балаларга бирүче!
🎖 Йөрәк җылысын балаларга бирүче! Октябрьский шәһәренең 2 нче гимназиясеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Мифтахованы зурладылар! 👏 Ул Уфадагы Республика йортында узган тантанада «Русия Федерациясенең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Зөлфия Тәлгать кызын мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен шулай югары бәяләделәр. ❤️ Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барлык бүләкләнүчеләрне котлады. Без дә үз чиратыбызда Зөлфия Тәлгать кызын чын күңелдән котлыйбыз!