«Русия эше» Кадрлар үзәгендә адреслы социаль ярдәм алу өчен бизнес-планнарны яклау булды.
«Русия эше» Кадрлар үзәгендә адреслы социаль ярдәм алу өчен бизнес-планнарны яклау булды. Бу көнне СВОда катнашучылар Лена Исхакова һәм Алексей Грецкий үзләренең проектларын тәкъдим итте. Алексей Михайлович һәйкәлләрдә гравировка ясау буенча остаханә ачарга, ә Лена Суфияновна — подолог кабинеты ачарга планлаштыра. Адреслы социаль ярдәм алу мәсьәләләре буенча СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Октябрьский шәһәре, Горький урамы, 14.