Октябрьский табиблары пациенткага органын саклап калдылар
Октябрьский табиблары пациенткага органын саклап калдылар Октябрьский шәһәренең 1 нче шәһәр хастаханәсенә 70 яшьлек пациентка мөрәҗәгать итә. УЗИ үткәргәч, табиблар үт куыгында 10га 10 миллиметр зурлыктагы таш булуын ачыклыйлар. Тикшерү барышында табиблар органның эшләвен һәм яшәү сәләтен исбатлый. Үт куыгын гадәттәгечә алып ташлау урынына хирургия бригадасы органны саклаучы операция ясый. Операция бригадасы составына хирург табиб Салават Вәлиев, хирург ассистенты Руслан Төхвәтуллин, операция шәфкать туташы Альбина Таһетдинова, табиб-анестезиолог Севак Мхоян, анестезия шәфкать туташы Ирина Закирова керә. Табиблар үт куыгын ачып, ташны ала. Аннары органны заманча үзе эри торган материал белән тегәләр, корсак куышлыгын юалар, икенче тәүлектә дренаж куялар. Пациентканы хәле канәгатьләнерлек булган килеш бишенче тәүлектә өенә чыгаралар. 📍 Табиблар билгеләп үткәнчә, үт ташы авыруы — дөньяда иң киң таралган авыруларның берсе. Һәм, әгәр эшләүче үт куыгын саклап калу өчен техник мөмкинлек бар, ә пациент киңәшләрне үтәргә, дөрес яшәү рәвеше алып барырга һәм гастроэнтерологта күзәтелеп торырга әзер икән, органны саклау ысулы нигезле һәм өстенлекле сайлау булып тора.