22 октябрь — Ак торналар көне
22 октябрь — Ак торналар көне М. Хәйретдинов исемендәге үзәк китапханә каршындагы «Парус» әдәби кунакханәсендә дә Ак торналар көнен билгеләп «Мәңгелек өстеннән аккошлар оча» дип аталган иҗат сәгате оештырылды. Бу көнне уку залында яу-утлар турында, дуслар-иптәшләр турында җырлар яңгырады, шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен СВО сугышчыларына багышладылар. «Сугыш малайларның җанын , аналарның йөрәген ала», — дип укыды Татьяна Елькина. Аңа автор җыры белән Валентин Янский кушылды. Розалия Насибуллина кияве Илгиз Вәлиев турында сөйләде, ул хәзер алгы сызыкта сугыша, Николай Мироновның улы СВО зонасында хәрби бурычын үти. Алып баручылар бәйрәмнең 1986 елда Дагстанда барлыкка килүен искәрттеләр. Аны Дагстан халык шагыйре Рәсул Гамзатов уйлап тапкан. Бик тиздән Ак торналар көне иксез-чиксез Ватаныбызның башка төбәкләрендә дә билгели башлаганнар. «Менә шулай итеп Ак торналар дөнья календаренда үз көнен алды, — дип сөйләде алып баручылар, — авыр бронзага уралган бу кошлар илнебезнең азатлыгын яклап һәлак булганнарны искә алып һәм исәннәргә мөрәҗәгать итеп, гранит пьедесталларда туктап калдылар, Ә кәгазь кошчыклар — кечкенә, җиңел, ак, яхшылык һәм яктылык нурлары кебек — анда да, монда да пәйда була, кешеләргә аларның ... Кеше булуын искә төшерә». Очрашу ахырында китапханәчеләр барлык катнашучыларга да ак кәгазь аккошчыклар таратты.