💥 Сочида узган «Матур яшәүне сайлыйбыз — 2026» II Милли хәйрия форум-фестивале финалын...
💥 Сочида узган «Матур яшәүне сайлыйбыз — 2026» II Милли хәйрия форум-фестивале финалында катнашкан шәһәрдәшебез Наталья Зайцева «Илһам миссисы» номинациясендә аерым бүләккә лаек булды. Чара Русиянең төрле шәһәрләреннән һәм дус илләрдән онкологик диагнозлы хатын-кызларны җыйды. Наталья бу форумда республикадан бердәнбер катнашучы иде. Ул үзенчәлекле кешеләрне берләштергән «Каршылыкларсыз» үзәге рәисе булып эшли. Шулай ук «Бердәм Русия» партиясенең Октябрьский бүлеге «Майский» бүлекчәсен җитәкли. 💬 «Мин матур яшәүне сайлыйм! Һәр көннең кадерен белеп, хыялланып, башкаларны рухландырып. Һәм шуны истә тотарга кирәк: диагноз — ул тормышның бер өлеше генә, ә бөтен яшәеш түгел. Һәрберебез бәхеткә, мәхәббәткә һәм яңа ачышларга лаек», — дип уртаклашты Наталья. 🎉 Натальяны шушы җиңүе белән котлыйбыз! Аның кыюлыгына һәм башкаларны рухландыра белүенә сокланабыз. 📸 Наталья Зайцеваның шәхси архивыннан.