Милли мәдәниятләр үзәгендә С.И. Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть көллияте студентла...
Милли мәдәниятләр үзәгендә С.И. Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть көллияте студентлары белән мошенниклык гамәлләрен кисәтүгә багышланган эчтәлекле әңгәмә узды. Очрашу барышында укучыларга дропперлар турында җентекләп аңлаттылар. Мошенниклар урланган акчаларны кемнеңдер исәпләре һәм карталары аша үткәрүе һәм аларны акчага әйләндерүе турында сөйләделәр. Шулай ук дропперлык өчен нинди җинаять җаваплылыгы янавы аңлатылды. Студентлар игътибарлы булу һәм, тәкъдим гади һәм куркынычсыз булып тоелса да, үзләрен җинаятьчел схемаларга җәлеп итәргә юл куймау никадәр мөһим икәнен белделәр.