✨ Октябрьский Башкортстанда милләтара татулыкны ныгыту буенча иң яхшы шәһәр
✨ Октябрьский Башкортстанда милләтара татулыкны ныгыту буенча иң яхшы шәһәр Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай Йортында Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең XVI съездында «Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсында җиңүчеләрне ачыкладылар. 2025 ел нәтиҗәләре буенча Октябрьский «Муниципаль дәрәҗәдә милләтара татулыкны һәм бердәмлекне ныгыту, милли сәясәт өлкәсендә башка чараларны гамәлгә ашыру» номинациясендә 1 нче урынны алды. Бүләкне шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинскийга тапшырдылар. Бүләкләү тантанасында шулай ук октябрьлыларның һөнәри казанышларын да билгеләп үттеләр. Шәһәр хакимиятенең архив бүлеге начальнигы Наталья Талипова «Иң яхшы муниципаль хезмәткәр» номинациясендә 3 нче урынны алды. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайның сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә, эшкуарлык һәм туризм буенча комитеты рәисе Алексей Шмелевны «Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. 📸 Фото: Алексей Пальчинскийның «ВК»дагы битеннән