Кадерле октябрьскийлылар, сезне иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Халыклар бердәмле...
Кадерле октябрьскийлылар, сезне иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу көн Русиянең гаять зур, күп милләтле ил булуын искә төшерә, анда һәр халык, һәр мәдәният, һәр традиция безнең уртак байлыгыбызга кабатланмас өлеш кертә. Халыклар бердәмлеге көне – безнең бердәмлегебезне, теләсә нинди кыенлыклар алдында берләшү сәләтебезне, елдан-ел ныгый барган какшамас элемтәбезне һәм ихтыяр көчебезне ассызыклый торган олы бәйрәм ул. Бүгенге көндә безнең алда яңа бурычлар һәм максатлар тора. Шуңа күрә мондый шартларда бердәмлегебезне саклау һәм ныгыту аеруча мөһим. Бары тик бергәләп кенә без көчле һәм чәчәк атучы дәүләт төзи, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен лаеклы киләчәк тәэмин итә алачакбыз. Бу бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм аяз күк телим! Безне бары тик игелекле эшләр генә берләштерсен! Алексей ПАЛЬЧИНСКИЙ, хакимият башлыгы