Перейти к содержимому
Максиметер

Октябрьский шәһәренең «НОВОДОМ» җәмгыяте — «Башкортстан продукты» проекты дипломанты Ок...

Октябрьский шәһәренең «НОВОДОМ» җәмгыяте — «Башкортстан продукты» проекты дипломанты Октябрьский шәһәренең «НОВОДОМ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте пластик эшләнмәләр җитештерүче буларак танылды. Компания йорт һәм бакча өчен «Новодея» бренды астында пластик продукция чыгара. Җитештерү циклы тулысынча — чималны эшкәртүдән алып әзер продукцияне төрүгә кадәр — бер мәйданчыкта гамәлгә ашырыла. Ике елдан артык эшләү дәверендә компания бөтен Русия буенча поставкаларны җайга салган. «Башкортстан продукты» билгесе — товарның төргәгендәге гарантия ул. Ул товар составында республикада җитештерелгән чимал кулланылуын, ә продукциянең сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүен раслый. Дипломант статусын алу — бу җитештерүнең югары дәрәҗәдә булуын тану гына түгел, ә Октябрьскийны сәнәгать потенциалы үскән территория буларак абруен ныгытуга кертелгән мөһим өлеш тә. Фото: Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы битеннән

100 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 981 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.