🌻«Айбагыр»да балалар иминлеге өчен нәрсәләр эшләнелә?🤗 — 13 июня 2026 г. в 09:01:00.533
🌻«Айбагыр»да балалар иминлеге өчен нәрсәләр эшләнелә?🤗 «Мирас» лагере базасында яңалыклар бармы? «Айбагыр» режимы ничек корылган? Бу хакта «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе 💫Игорь Шрыков сөйләде💬 — «Айбагыр» этносменасы уза торган «Мирас» лагере — республикада яшәү шартлары, матди-техник җиһазландыру һәм инфраструктура буенча иң яхшы лагерь булып тора. Барлык бүлмәләр дә уңайлы, заманча җиһазландырылган, санитар-гигиена таләпләре үтәлә. Ашханә, медицина пункты, спорт мәйданы, клуб — барысы да югары дәрәҗәдә. Инфраструктура даими рәвештә яңартыла: быел, мәсәлән, яңартылган пляж эшли башлаячак, анда катамараннар бар, шулай ук, быел асылма бау-арканлы (веревочный) парк та булдырылды, бу балалар өчен бик кызык булыр дип өметләнәбез. Режим башка яхшы балалар лагерена охшаш: зарядка, иртәнге аш, отряд эше, йокы сәгате... Ләкин эчтәлеге бөтенләй икенче — керәшенлеккә бәйле.

