Карендәшебез Александр Кузьмин шигырьләре📖 — 28 июля 2026 г. в 17:30:34.311
Карендәшебез Александр Кузьмин шигырьләре📖 💫Александр Ефимович Кузьмин Зәй районы Урта Баграж авылында 1940нчы елда туган. Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлап ун ел мәктәптә укытучы булып эшли. Хәзер ул безнең арада юк инде. 26 июльдә аның туган көне иде. ☀️Киләчәкне көтәм Хәшәрәтләр тулган илгә, Калмагандыр чиста урын. Без имансыз бәндәләргә Ни әйтер соң килер буын? Яз да килер, кар да эрер, Пар эчендә калыр басу. Илемдәге чүп-чарларны Алып китәр, бәлки, ташу… Яз да җитте, кар да бетте, Ташулар да акты шаулап... Без йөрибез үзгәрмичә, Уйлар белән бура бурап. Киләчәкне белел булмый. Бизмәнгә дә булмый салып. Үзе килеп терәлмичә, Булмый аны тартып алып. Әле явар ләйсән яңгыр, Бөреләнер тагын чәчәк. Хәзер авыр, ничек булыр Көтеп алган бу киләчәк?.. Күбрәк шигырьләр: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/karendasebez-aleksandr-kuzmin-sigyrlare

