🌿23 июль көнне 🌞«Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелгән чара авыл балалары ө... — 28 июля 2026 г. в 15:03:09.968
🌿23 июль көнне 🌞«Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелгән чара авыл балалары өчен чын бәйрәмгә әйләнде🤗 📍Балык Бистәсе районы Казаклар-Чаллысы, Шеморбаш һәм Үри авыллары китапханәчеләре берләшеп, скверда «Әкияти җәй» исемле уен оештырдылар🫶 Бу кичтә сквер балаларның шат авазлары белән тулды. Китапханәчеләр үзләре дә бәйрәмнең ямен арттырып, милли киемнәрдән килгәннәр иде. Кечкенә кунаклар эстафеталарда бик теләп катнаштылар, зирәклекләрен сынап, викторина сорауларына җавап эзләделәр✨ Чараның бер өлеше 📖китап дөньясына багышланды. Балалар дөнья халыклары әкиятләре, классик һәм заманча әсәрләр белән таныштылар, китапханәчеләрнең кызыклы күзәтүләрен тыңладылар. Иҗади биремнәр вакытында исә балалар үзләренең рәсем сәләтләрен күрсәттеләр🙌

