🌇Мамадыш шәһәрендә яшәүче 💞Дуваловларның йорты җәй көннәрендә чын мәгънәсендә чәчәклә... — 28 июля 2026 г. в 10:35:52.096
🌇Мамадыш шәһәрендә яшәүче 💞Дуваловларның йорты җәй көннәрендә чын мәгънәсендә чәчәкләр патшалыгына әйләнә😍 🌼🌸🪻Гөлфинур һәм Николай Дуваловларның тырышлыгы һәм матурлык яратуы аркасында, аларның бакчасы һәм ишегалды төрле-төрле гөлләр белән тулып, ерактан ук күзне җәлеп итә. Бу матурлык бер көндә барлыкка килмәгән. Дуваловлар чәчәкләр үстерү белән 27 елдан артык шөгыльләнәләр, һәм бу еллар эчендә алар төрле конкурсларда катнашып, һәрвакыт призлы урыннар яулап киләләр🏆 Язманың дәвамы: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/duvalovlarnyn-bakcasy-mamadysnyn-cacakle-bizage

