💒Сентябрь аенда дини бәйрәм һәм ураза көннәре — 1 сентября 2026 г. в 04:31:01.405
💒Сентябрь аенда дини бәйрәм һәм ураза көннәре Һәр көнне Ходайга җараулы булып, ул боерганча яшәргә кирәк 🌺11 сентябрь — Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн; 🌺14 сентябрь — Симән көн. Изге Симеон Столпникны искә алу көне; 🌺21 сентябрь — Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн; 🌺27 сентябрь — Ходаебыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн; 🌺2, 4, 9, 11, 16, 18, 23, 25, 30 сентябрьләр — һәр атнаның среда һәм пятницасында була торган аерым ураза көннәре. 11 һәм 27 сентябрь — кырыс ураза; 🌺2, 4, 6, 7, 9, 13, 14, 16, 18, 21, 23, 25, 28 һәм 30 сентябрь — кәбен койдырырга ярый торган көннәр. Алиса Ахметшина фотосы.

