🌇Чистай Керәшен йортында акыллы фикерләре белән ак юл күрсәтүче өлкән яшьтәге карендәш...
🌇Чистай Керәшен йортында акыллы фикерләре белән ак юл күрсәтүче өлкән яшьтәге карендәшләребезне хөрмәтләү йөзеннән «Минем елларым — минем байлыгым!»💚 дип иселәнгән бик матур чара узды🎉🎶 Бәйрәмгә килгән кунакларны керәшен җырлары җырлап, хыялларында гына булса да, үзләренең яшь чакларына кайтып килгәннәр🙌 «Кичә матур итеп әзерләнгән чәй табыны артында узды. Кичәдә «Багалмам» халык фольклор ансамбле чыгышы карендәшләребезнең күңеленә онытылмаслык бәйрәм рухы өстәде. Сабыр, йомшак күңелле карендәшләребезне Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай бүлекчә Советы әгъзалары олуг бәйрәм белән чын күңелдән котлады, бәйрәмгә килүләре өчен зур рәхмәтләрен белдерде, алга таба да шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып, озак яшәүләрен теләде» , – дип язды Чистайдан Елизавета Цыганова.