✨🥮🍁
✨🥮🍁 Покрау дигән изге, көзге бәйрәм – Табигатькә бәйле күренеш: Төшкә кадәр көз билгесе булса, Ә төштән соң, кыш килә, имеш. Кызыл миләш, балан сер бирмичә, Тибрәләләр җилдән сакланып. Серләшәләр, әле безгә көз, дип, Покрау карый безгә сокланып. Бу бәйрәмне саклый керәшен халкы «Изге кыз – Мария көне» дип. Киләчәк буыннар искә алып, Дәвам итсен, диеп, сөенеп. Олы Покрау – дини, зур бәйрәм ул, Яшь әтәчтән аш-су ясала. Авыл халкы өчен – туйлар чоры, Кунакка йөрешүләр башлана. Җимеш пироглары пешерелә, Эчлекләре – көзге җимештән. Табигать хәзинәләре ул: Алма, балан, гөмбә кебектән. Покрау җитмә, бер дә гаҗәпләнмә, Ап-ак карлар очып үтсәләр. Яшел җәйләр, алтын көзләр үткәч, Җилләр кышка карап иссәләр... 📖Анастасия УСАЧЕВА