Вадим Захаров балалар өчен бәйрәм оештырган❤️
Вадим Захаров балалар өчен бәйрәм оештырган❤️ Шушы көннәрдә 🎤Вадим Борисович дуслары белән балалар йортына барган🫶 Алар балаларга тәм-томнардан зур табын корып, коймак🥞 пешереп, концерт🎶 куеп кайтканнар💝 💬«Һәр елдагыча, матур традиция буенча, без Илсур абый һәм дуслар белән бирегә җыелып, балалар өчен бәйрәм оештырабыз. Балалар өчен мондый очрашулар – чиксез шатлык, күңелле мизгелләр һәм онытылмаслык хисләр. Аларның йөзләрендәге елмаюны күрү, күзләрендә бәхет очкыннары тою – үзе зур сөенеч. Дуслар, әгәр сезнең дә вакытыгыз, мөмкинлегегез булса, бу балаларга шатлык бүләк итегез. Кайвакыт бер җылы сүз, игътибар, бергә үткәрелгән вакыт үзе дә зур бәхет китерә», – дип язган Вадим Захаров үзенең социаль челтәрендә.