Онытырсың, беләм💔
Онытырсың, беләм💔 Онытырсың, беләм, еллар юар Иренеңдә калган назымны. Күзләремнең төсен әкрен-әкрен Син сизмәссең югалтканыңны. Төшләреңдә күреп саташмассың, Өзгәләнмәс күңелең сагыштан. Тавышын гына бер ишетсәм иде, Дип әйтмәссең сорап язмыштан. Керфек какмый чыккан озын төннәр, Яшьле күзләр — бар да югалыр. Ләкин барыбер йөрәк читендә бер Җылы төер булып, хис калыр. Әмма бер көн арып талган чакта Газаплардан, тормыш йөгеннән, Җылы төер мине исеңә төшерер, Яшь бөртеге булып күзеңнән. 📝Георгий Ибушев 📸Алиса Ахметшина #шигъримизгелләр