❤ Ноябрь сынамышлары: бәс – суыкка, томан – җепшек көнгә 🍁🍂
❤ Ноябрь сынамышлары: бәс – суыкка, томан – җепшек көнгә 🍁🍂 🍁1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер. 🍂2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә. 🍁3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана. 🍂4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр. 🍁5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята. 🍂6 ноябрь көнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса — җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә — суынса. 🍁7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла. 🍂8 ноябрь иртәдән бәс — карлы кышка ишарә. 🍁9 ноябрь нинди, май ае шундый. 🍂10 ноябрьдә бәс — суыкка, томан — җепшек көнгә. ДӘВАМЫ: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/noiabr-synamyslary-bas-suykka-toman-epsek-konga 📸«Туганайлар»