Перейти к содержимому
Максиметер

«Тагын очрашулар насыйп булсын, изге Алтай җире! Ушта!»

«Тагын очрашулар насыйп булсын, изге Алтай җире! Ушта!» 🌿Минзәлә районының 🏘️Яңа Мәлкән авылында яшәүче карендәшебез, 🗞️«Туганайлар» газетасы белән хезмәттәшлек итүче педагог ✨Лариса Әхмәтшина Таулы Алтай якларына сәяхәткә баргач, ул якның бай табигатенә, киң күңелле кешеләренә сокланып кайткан. 💫Өч керәшен 💫 Бер сәяхәт үзенә икенчеләрен тарта дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Чыннан да, шулай икән. Ике ел элек Түбән Новгород якларына автобус сәяхәтенә чыктым. Программага Түбән Новгород, Арзамас, Городец шәһәрләрен күрү һәм изге урынга — Дивеевога бару кертелгән иде. Сәяхәт вакытында яныңдагы иптәшең белән бик тиз танышып, дуслашып китәсең бит ул. Бигрәк тә юлдашың үз кавемеңнән булса, аралашуы җиңел һәм рәхәт була. Бәхеткә, урыны минем яныма эләккән юлдашым үз кавемебездән — Зәйдә гомер итүче, чыгышы белән Урта Баграж керәшене Раиса Капитонова булып чыкты. Беренче сөйләшү-танышуыбыздан ук «серләребез килешеп», дуслашып киттек Рая белән. Ул да минем шикелле сәяхәткә йөрергә, дөнья күрергә ярата икән. Урысча әйтсәк, «лёгкий на подъем», ә менә безнең авылда шундый җиңел, җайлы кешеләрне «әйдәнең тутасы», диләр. Менә шундый ике җиңел-җайлы кеше бергә очрашкач, ничек өйдә ятасың инде?! Рая белән уйлаштык та, быел бергә Алтай якларын урап кайтырга булдык. Рая тиз генә путевка да белеште, акчасын да түләп куйды, миңа билгеләнгән вакытка Чаллы автовокзалына барып утырудан башка чара калмады. Июль уртасының җылы, томанлы бер кичендә без, ике керәшен, Казан-Алтай юнәлешендә юл тотасы автобуста утыра идек инде. Кабат күрешү сөенеченнән сөйләшеп сүзләребез бетми, ә автобуска берәм-берәм безнең белән бергә сәяхәткә барачак юлдашларыбыз җыела. Менә автобус салонына бик ыспай, матур гына киенгән кешенең кереп утыруы булды, Рая шунда ук «безнең авылныкы» дип ике генә сүз әйтте дә, абзый янына китте. Алар шунда ук гөрләшеп сөйләшә дә башладылар. Ул арада мин дә бу дәдәй белән танышып алдым: Зәй районындагы Сарсаз Багражда туып-үскән, бүген Чаллыда гомер итүче Алесандр Борисов булып чыкты ул. Җитмәсә, Раяның бертуган тутасы белән җизнәсенең классташы да икән әле Александр дәдәй. Ходай безне әнә шулай очраштырды, инде икедән өч керәшенгә әйләндек. ДӘВАМЫН укырга: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/tagyn-ocrasular-nasyip-bulsyn-izge-altai-ire-usta

440 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 102 подписчиков · Прочее

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Прочее»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.