Менә мин төзегән "Риваятьләр һәм легендалар" тупланмасының көтеп алынган икенче томы да... — 12 июня 2026 г. в 13:10:23.751
Менә мин төзегән "Риваятьләр һәм легендалар" тупланмасының көтеп алынган икенче томы да дөнья күрде. 25 томлык "Татар халык иҗаты" академик басмасының 12–13 нче китаплары бу. Зур рәхмәт, Татарстан китап нәшрияты! Бу хезмәтне әзерләүдә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткән һәркемгә – Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлегендә хезмәт куючы коллегаларга, томның фәнни мөхәррире, тарих фәннәре докторы Гамирҗан ага Дәүләтшинга (vk.com/id852176678, vk.com/id852176678), Башкортстанның Караидел районында яшәп, томны бихисап яңа материал белән баеткан талантлы язучы һәм халык фольклорчысы Заһит абый Мурсиевка (vk.com/id160614394) аерым рәхмәтләрем! Хәер, бу томның әзерләнүенә һәм чыгуына комачаулык итмәгән һәркемгә рәхмәт:)

