Дилбәр БУЛАТОВА. Тимертау. Хикәя — 9 июня 2026 г. в 14:08:31.793
Дилбәр БУЛАТОВА. Тимертау. Хикәя – Аркагызны йомшартыгыз әле! Мин, тырышып-тырышып, тренер кушкан күнегүләрне ясарга азапланам. Тик көннәр-айлар буе ноутбукка текәлеп утырудан каткан-оешкан муен-умырткалар тиз генә язылырга ашыкмый. – Нәрсәгәдер борчыласыз әллә? – Юк, борчылмыйм. – Шулай булгач? – Гомеремдә беренче тапкыр санаторийга килдем бит. ЛФКда да – беренче, – дип, акланмакчы булам. – Ә сезгә ничә яшь? – Илле. Ул көлми. Бары тик, уфтангандай, әйтеп куя: – Гомердә нәрсә дә беренче була ала... – ди. Әйе, тренер хаклы. Гомердә нәрсә дә беренче була. Әнә шул беренчесе хәтергә уелып калучан. Аннан барысы да гап-гади бер гадәткә әйләнә дә куя. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-09/dilb-r-bulatova-timertau-hik-ya-4715546

