Кызыллар хәйләсе — 2 июля 2026 г. в 02:10:33.836
Кызыллар хәйләсе “Кирәк тирәкне ега”, ди, уйлап табалар бит. Өч солдатны хатын-кыз итеп киендерәләр, ике пулеметны сүтеп, чүпрәккә төреп, кулларына тоттыралар, янәсе бала күтәргәннәр. Ләкин болай ошамый, өч хатынның өчесе дә күкрәк балалы, ничектер килешми. Шуннан кашевар булып хезмәт иткән кечкенә буйлы мари кешесен чакырып алалар, аны инде үсмер кыз кыяфәтенә кертәләр. Барысы да әзер булгач, болар урманга кереп китә, авылны ерактан урап узып, Байкыбаш* ягыннан килеп чыгалар. Таудан авыл уч төбендәге кебек, киң урамда дүрт пушка тезелеп тора, өч казак дозор булып Аскын* юлында йөри, ә бу якта бернинди каравыл юк. Шулай ашыкмый гына урманнан кайтучы “хатыннар” авылга килеп керә, икесе янгын каланчасына үрмәли, икесе мәчет манарасына менә. https://tulpar.info/articles/pobeda-80/2026-07-02/kyzyllar-h-yl-se-4737250

