...Күзенә юньле егет чалынмый, аңа күз салганнарына күңеле ятмый. Ильяс белән танышканд...
...Күзенә юньле егет чалынмый, аңа күз салганнарына күңеле ятмый. Ильяс белән танышканда, йөрәге талпынып куйган иде дә ул… Менә бит аңа пар! Төскә дә чибәр, акыллы да күренә, әти-әнисе дә – авылның иң абруйлы кешеләре. Җитмәсә, кызның фатир хуҗабикәсе Мөхлисә карчык та аның әйтелмәгән фикерен эләктереп алган булып чыкты. – Авызыңны ачып йөрмә, кызыкай, – диде ул тәмләп чәй эчеп утырганда, – Таллыярда Дәүләт улыннан да юньлерәк егет таба алмаячаксың. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-29/zakir-kb-rov-timergalinnar-romannan-zek-4-4731684