Бүген хөрмәтледән-хөрмәтле каләмдәшебез, иң матур җырлар авторы, язучы, шагыйрә, шәфкат... — 11 июля 2026 г. в 08:32:24
Бүген хөрмәтледән-хөрмәтле каләмдәшебез, иң матур җырлар авторы, язучы, шагыйрә, шәфкать туташы Дилә Булгакованың туган көне. Сөйкемле өлкән апабызны шушы матур яше белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, әдәбият, җыр сөючеләрне тагын да шатландырып, озак яшәвен телибез. Дилә Хәмзә кызы 1937 елның 11 июлендә Кырмыскалы районының Бозаяз авылында туа. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Стәрлетамак шәһәрендә урта мәктәпне, Уфада медицина училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын Салават химия комбинатының санитар частенда шәфкать туташы булып башлый. Аннары Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына караган дәвалау учреждениеләренә күчерелә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә утыз җиде ел гомерен бирә. Дилә Хәмзә кызы төп эшеннән буш вакытларында шигырьләр, нәсерләр, пьесалар, хикәяләр, юморескалар, балалар өчен әкиятләр иҗат итә. Әсәрләре урта мәктәптә укыган чагыннан бирле татар, башкорт һәм урыс телләрендә чыккан гәзит-журналларда әледән-әле басылып килә. Ул ике дистә китап авторы. Шагыйрәнең җырлары да халык арасында киң таралган. Йөздән артык шигыренә композиторлар көй язган. Алар бик популяр. ДИЛӘ БУЛГАКОВА ЮЛАУЧЫЛАР КЕРСӘ... “Бисмилла”лап кына пакьлән әле, Намазыңны укы, калмасын. Яшең йотып, Аллаһыдан сора, Кабул булыр теләк-намазың. Юлаучылар керсә, казаның ас, Табыныңа укып, шөкер кыл. Рәхмәтеңнән бәрәкәтең артыр, Нәнәләрең кебек сабыр бул. Юлаучылар керсә, казан асып, Каршы алыйк ихлас күңелдән. Арасында, бәлки, кунакларның Хозыр-Ильяс бардыр, кем белгән. Юлаучылар намаз укып китсә, Сарылып калыр азан-догалар. Хушлашканда хәерләрең өләш, Бабалардан калган йола бар. * * * Бу дөньяда ташның була күп төрлесе: Шомарганы, ярылганы йә серлесе. Кайчагында таш астыннан елга чыга. Көтмәгәндә таш астыннан елан чага. Кайберсенә кояш нуры сеңеп калган, Кайсы яна мең-мең төстә, ләкин ялган. Гәүһәр бу, дип үрелгәнче уйла башта, Гади таш та охшаш була асылташка. ЧАҢ КАГА КЫҢГЫРАУЛАР Каен тузлары ята, Зифа буйлы каеннарны Чапкалап киткән балта... Каеннар кара көйгән. Имәннәре горур, диләр, Алар да башын игән... Акланнарда шомлы аваз, Үләннәрдә изелә наз, Чаң кага кыңгыраулар: Себерке сындыралар, – Каеннарның кул-ботагын Өзгәләп тондыралар. Урманны шом биләп үтә, Җиккән атлар дертләп китә, Чаң кага кыңгыраулар. ИЗГЕ КОШЛАР Хушлашмыйча ак торналар китә, Ояларын җилләр тараткан. Моңсуланып калган якты дөнья, Көз авазы килә ерактан. Киткән чакта туган якларыннан Ни кичерә икән торналар? Кай тарафта тукталырлар инде, Ничек каршы алыр ят яклар? Озатамын изге кошчыкларны, Болытлар да яшькә тулгандыр. Моңсуланган, сагышланган җиргә Шуңа көзләр килә торгандыр. Сәфәрегез ерак, ак торналар, Язмышыгыз безгә билгесез. Киткән кебек парлап кайтыгызчы, Язлар урап килмәс, юк, сезсез. Язлар килмәс безгә, юк, сезсез! ӘЙЛӘНӘ ОРЧЫГЫМ Китәләр, китәләр кошкайлар, Офыкка сарылып моң кала. Кулымда әйләнә орчыгым, Әйләнеп, бәйләнеп тын кала... Орчыгым җебенә тезелә Гомернең мизгелләр сәйләне. Ачышлар, югалту, табышлар Өзелеп-ялганып бәйләнде. Озата чыкканда кошларны Тоямын көзләрнең сулышын. Буш калган оялар чайкала, Җил ала аларның җылысын. Кулымда әйләнә орчыгым, Гомерем җепләре урала... Кошларның моңына бәйләнеп, Офыкта ак җебем югала... Фәния Габидуллина.