Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Су анасы. Хикәя (1) — 9 июля 2026 г. в 06:55:55.884
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Су анасы. Хикәя (1) ...Яшь чагымда хатын-кызлардан, уттан курыккан кебек, курка идем. Мәктәпкә алты яшьтән үк төшеп, урта мәктәпне тәмамлагач, Эстәрлетамакның зоовет техникумына укырга кергән чак. Укырга керүен кердем, тик техникумның тулай торагыннан миңа урын бирмәделәр. Анда ерак районнардан килгән студентларга гына урын булды. Шулай әти белән йөри-эзли торгач, чак бер фатир таптык. Шунда яшәп ятам: укырга барам, кайтам дигәндәй. Фатир хуҗалары болай ару гына күренәләр. Үзләре дә әллә ни карт түгелләр. Өйләнгәннәренә дә берничә ел гына. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-09/hisametdin-ism-gyylev-su-anasy-hik-ya-1-4745669

