Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Икенче каттагы бүлмә. Хикәя (Башы) — 1 августа 2026 г. в 18:50:43.790
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Икенче каттагы бүлмә. Хикәя (Башы) Ниндидер хатын-кыз (җыештыручы булса кирәк) усал, кискен итеп кемгәдер кычкыра иде. Аның сүзләре Самат Гәрәевичка аермачык ишетелде. – Кая?! Кая барасың, дим?! Төш тизрәк, менә шуның белән битеңә чәпәгәнче! Аңа каршы бер ир-ат тавышы басынкы гына, юаш кына итеп нәрсәдер әйтте. Бусын Самат Гәрәевич ишетә алмады. Аның каравы тегесенең – җыештыручының авазы икеләтә көчәеп, тагын да котсызрак булып бөтен куакханәне яңгыратты. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-08-01/mansur-v-li-bar-yly-ikenche-kattagy-b-lm-hik-ya-bashy-4769414

