💢Кушнаренко районының Первушино авылында бер водитель үзәк урамнарның берсеннән узыш о... — 27 августа 2026 г. в 08:27:22.473
💢Кушнаренко районының Первушино авылында бер водитель үзәк урамнарның берсеннән узыш оештырган. Машинаның тизлеге сәгатенә 120 километрга җиткән. Автомобиль салонында аның белән бергә тагын ике пассажир булган.😳 💢Өчесе дә бәхетле икән дип әйтергә була. Машина йөртүче могҗиза белән бер генә җәяүлене дә бәрдермәгән, ә аның пассажирлары исән калган. Әмма җитди нәтиҗәләрдән качып булмаган — тулы тизлектә машина кемнеңдер ишегалдына очып кергән.👀 💢Бәрелү шундый көчле булган ки, автомобиль газ торбасын алып очырган һәм электр линияләрен зарарлаган. Нәтиҗәдә халык газсыз калган.🤪

